Моннан 135 ел элек бөек татар шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килгән. Аның исеменнән башка бүген әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне, традицияләрне күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Шуңа күрә дә Татарстанда 26 нчы апрель – туган телләр көне итеп белгеләп үтелә. Тукай иҗатының күп өлешен шул темага багышлаган моңлы шагыйрь. Аның “Туган тел” шигыре инде күптәннән телгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт символына әверелде.

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай.

Иҗтиһады белән маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!